Рөстәм Миңнеханов Казанның юридик институтындагы шартлар белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында булды. Сәфәр барышында вузның уку бүлмәләре белән танышты.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң элек Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Казан юридик институтын тәмамлаучыларга багышланган скульптур композиция белән танышты. Шулай ук үз Ватанын, закон һәм хокук тәртибен яклап һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре хөрмәтенә куелган Дан мемориалына чәчәкләр салды.

Вузның уку корпусында кунаклар беренче катның холлы белән танышты. Биредә Федерация субъектларының флаглары, Казан юридик институтының мактау тактасы урнаштырылган һәм югары уку йортының байрагы эленгән. Рөстәм Миңнехановка шулай ук интерактив ату бүлмәсен күрсәттеләр. Моннан тыш, Миңнеханов музей, сугышчан дан залы, актлар залы, китапханә, аудиторияләр һ.б. бүлмәләрне карады. Казан юридик институтының тарихы 1974 елның 21 мартыннан башлана, бу көнне СССР Эчке эшләр министрлыгы Академиясе каршында Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Казан укыту-консультация пункты оештырыла. 1994 елда ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Юридик институты филиалына әверелә, ә 1999 елда мөстәкыйль югары уку йорты статусына ия була.


Фикер өстәү