Федераль Сабантуй бәйрәменә әзерлек башланды

2022 елның июнендә Ульяновск өлкәсендә федераль Сабантуй бәйрәме узачак. Губернатор Сергей Морозов катнашында узган оештыру комитеты утырышында милли бәйрәмгә әзерләнү мәсьәләсе каралды. Төбәктә бөтенроссия дәрәҗәсендәге Сабан туе дүртенче тапкыр үткәрелә.

«Әлеге халык бәйрәмен матур, кызыклы, файдалы итеп, милли горурлык хисе белән үткәрү өчен тәҗрибәбез җитәрлек. Күркәм чараның географиясен киңәйтеп, мөмкин кадәр күбрәк районнарны җәлеп итәргә, Татарстан белән хезмәттәшлек итүебез нәтиҗәсендә барлыкка килгән барлык традицияләрне дә исәпкә алырга кирәк», — диде төбәк башлыгы.

2022 елда Сабантуй 20 меңнән артык кунакны кабул итәр һәм берүк вакытта өлкәнең берничә районында узар дип көтелә. Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасы беренче төрки-татар китабы — Петр I нең манифесты басылып чыгуына 300 ел булуга, ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуына һәм СССРның 100 еллык юбилеена багышлана. Шушы тарихи вакыйгалар бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасында чагылыш табачак.

«Төп чаралар 18 июньгә — Гончаровның туган көненә билгеләнде. Татарстан белән берлектә өлкә халкына менә шундый бүләк әзерлибез. Төп мәйданчыклар өлкә үзәгендә эшләячәк, ә Димитровград һәм Иске Кулаткы халкын концерт программалары көтә», — ди сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова.

17 июньдә Димитровградта опен-эйр форматында әдәби-музыкаль фестиваль үткәрү каралган. Ә Иске Кулаткыда беренче тапкыр өлкә балалар Сабан туе, шулай ук иҗат коллективлары концерты, уеннар, спорт ярышлары оештырылачак.


Фикер өстәү