Мошенниклар россиялеләрне алдауның яңа схемасын куллана башлаган

Мошенниклар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, россиялеләргә югары процентлар белән кертемнәр рәсмиләштерергә тәкъдим итә башлаган. Кызыксынган кешеләргә ялган онлайн-банк сәхифәсенә сылтама җибәрәләр, анда исә логин һәм пароль кертергә кирәк.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге универсаль схема кредит оешмаларының онлайн-банкына ачкыч табу өчен кулланыла. Шул ук вакытта, мошенниклар үз корбаннарына шалтырата да, аларның электрон почтасына хатлар да җибәрә ала.

«Мошенниклар, янәсе, сайтта булмаган акция үткәрелүе хакында хәбәр җиткерә һәм югары процент белән кертем рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Шуннан соң алар аутентификациянең ялган сәхифәсенә сылтама җибәрә, анда исә онлайн-банк логинын һәм паролен кертергә кирәк», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү