Якшәмбе көнне төнлә Татарстан трассасында Ford машинасы белән идарә итүче юлда яткан ир-ат өстеннән чыккан.
Ул шунда ук җан биргән. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә барлыкка килде.
Һәлакәт Казан — Малмыж автоюлының 40 километрында, Ямаширмә авылына таба борылышта төн уртасында булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, чит ил машинасы руле артында 28 яшьлек ир-ат булган.