Шәп селфи: үз-үзеңне күрсәтү теләге фаҗигага илтергә мөмкин

Шәп селфи өчен  бик кыйммәт түләргә туры килмәгәе. Акча белән түгел, гомер белән. Фотога, видеога төшкәндә  фаҗигагә очраган үсмерләр саны арта. Алар өчен кыялар да биек  тоелмый,  тимер юллар да куркыныч түгел. Үз-үзеңне күрсәтү теләге җүләрлеккә барып тоташканда фаҗига килеп чыга.

Дөньяны оныту

Кешеләрне харап итә торган яңа афәт барлыкка килде, ул – селфи. Селфи ясаганда имгәнгән  яшьләр шактый. Күптән түгел Аккош күленә йөгерергә чыккан 18 яшьлек Олимпия резервы училищесы студенты Наталья белән дә күңелсез хәл булган. Спортчы дусты белән йөгерергә чыккан. Горький шоссесында аларның юлында туктап торган товар  поезды очрый. Такта төялгән  вагон –  үзенчәлекле фотога төшәр өчен менә дигән урын. Шул ук вакытта юлның икенче ягына да чыгарга кирәк. Юеш көн, яңгыр яуганлыгын да онытып җибәргән кызлар. Вагонга үрмәләгәннәр: Лера вакытында сикереп төшсә, Натальяны ток сугып, тәне пешкән. Аңа берничә тапкыр операция  ясаганнар, табиблар гомере өчен көрәшә.

Берничә көн элек Мәскәүнең Солнечногорск районында «Непоседы» студиясенең сәнгать җитәкчесе Елена Пинджоянның гаиләсенә кайгы килгән. Өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп, аларның балалары – 14 яшьлек үсмернең гомере өзелгән. Life.com мәгълүматлары буенча Кирилл тәрәзә төбендә селфи ясарга теләгән. Бу вакытта әбисе  душка юынырга кергән. Шуңа күрә ул  оныгының нәрсә белән шөгыльләнгәнен белмичә калган. Кирилл «Непоседа» концертларын алып барган, балалар тапшыруларында катнашкан, кинога төшкән. Кызык эзләүнең нәтиҗәсе аяныч тәмамланган.

Курку белмәс яшьлек

Фотога төшкәндә имгәнгән  кешеләр дә юк түгел: берничә ел элек Казанда экстремаль шартларда фотога төшкәндә егет белән кыз күпердән егылып төшеп, югары көчәнешле электр чыбыкларына эләккән иде. Шөкер, быел Республика балалар клиник хастаханәсендә селфи ясау нәтиҗәсендә бәлагә юлыккан үсмерләр теркәлмәгән.

– Кеше, бигрәк тә бала, үз-үзен фотога төшергәндә аның игътибары югала, ул як-ягына карамый һәм куркыныч тоймый. Гадәттә, имгәнү куркынычы зур булганда, кеше үзен саклау  чарасын күрә. Тик  селфи ясаганда, ул куркыныч янавы (машина  булсынмы, велосипедчы, йөгерүчеме) турында уйламый. Бу еш кына җәрәхәтләр алуга  китерә. Балаларның тормыш тәҗрибәсе булмагач, хәтта нинди очракларда имгәнүгә китерүен уйламыйлар да. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты начар  формалашкан. Шуңа күрә һәр ата-ана селфи ясаганда баласына  игътибарлы булырга кирәклеген, куркыныч булмаган урыннарда гына фотога төшәргә яраганлыгын аңлатсын иде,  – ди ДРКБ травмотологы Фәнис Гыйбадуллин.

Юлда машиналарны туктатып биегәннәр

Бу быел гына булган хәл түгел, әмма чынбарлык. Һәрхәлдә, ЮХИДИ идарәсендә шулай диделәр.

– Юлда  селфи ясап йөрүче балалар, үсмерләр турында кисәтүләр булганы юк. Ике егет сәүдә үзәкләрендә, баскычларда, җәяүле кичүендә бии анысы. Тик алар  кагыйдәләрне бозмый. Бер елны ике студент кыз юлда машиналарны туктатып биегәннәр иде. Аларга моның өчен штраф салынды. Әлбәттә, юлда биеп йөрергә ярамый, ахыргы нәтиҗәсен уйларга кирәк, – дип белдерделәр ЮХИДИдә.

Казандагы «Трансгаз» оешмасы энергетигы Рәшит Биктимеров, балалар тимер юлларына  үзләре генә якын килмәсеннәр иде, ди. Юл аша аерым урыннарда гына чыгарга  рөхсәт ителә.

– Үсмерләрнең күбесенең колагында – колакчын. Алар сине күрмиләр дә, ишетмиләр дә.  Колакчын кию дә күңелсез хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Казандагы 18 яшьлек спортчы  кызның вагонга менеп фотога төшүе дә начар. Бу яшьтә инде җитдирәк булырга өйрәнергә кирәк. Гомумән, тимер юлларында селфи ясау  күренешләре шәһәргә хас. Авыл, бистәләрдә алай кыланмыйлар. Без мәктәпләргә барып, тимер юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләре, селфи ясарга ярамаганлыгын аңлатабыз. Гомумән, тимер юлларындагы җәяүлеләр өчен чыгу юлларында светофорлар булырга тиеш. Әти-әниләр ул-кызларына гомер өчен куркыныч урында фотога төшүнең акылсызлык икәнен аңлатырга бурычлы, – ди белгеч.

Телефон юк – проблема юк

Популяр блогер Люция Алиева әнә шулай, ди. Без аның балаларын гаджетларсыз тәрбияләвен газета битләрендә язып чыккан иде.

– Безнең балаларда телефон юк. Булмагач, селфига да төшә алмыйлар. Бөтен бәла телефоннан килә. Еш кына әти-әниләр, балалар интернеттан чыга алмый, дип зарлана. Бирмәсеннәр яки социаль челтәрдә утыру вакытын чикләсеннәр. Алар бит бар нәрсәгә тормыштан түгел, интернеттан өйрәнә. Әлбәттә, экстремаль селфи балалар өчен куркыныч. Әгәр бала 15 нче катка  фотога төшәргә дип менгән икән, димәк, юлны ябарга кирәк, – ди Люция Алиева.

Дин әһелләренең – үз карашы. Алар күпер, түбә, кран ише биек урыннарга менеп, егылып төшеп үлүне мәгънәсез үлем дип саный. Бу үз-үзенә кул салуга тиң булырга мөмкин. Динебез ясалма рәвештә данга омтылуны хупламый. Үзеңне мактап, ялган популярлыкка ирешү тәкәбберлеккә  китерергә мөмкин.

Ни өчен яшьләр  селфи белән мавыга?

Психолог фикере:

Наилә Бәширова,  Казандагы «Жасмин»  үзәге психологы:

– Без бүген социаль челтәрләрдән дә, мәгълүмат ташкыныннан да баш тарта алмыйбыз.  Әмма чама хисе булырга тиеш. Үсмерләр, яшьләр шәп селфи ясар өчен  экстремаль урын эзли. Бу түбә башы да, кыялар да, урамда ап-ак ботинкадан йөрү өчен сазлык та  булырга мөмкин.  Үсмерләр  боларның  ахырын уйлап тормый. Күбесе  мондый текә фотоларны социаль челтәрләргә куяр өчен  ясый.  Селфи – виртуаль дөньяда үзенә күрә бер ярыш ул.  «Лайк»лар җыю да үсмерләр өчен зур нәрсә. Аның саны күп икән, сине хөрмәт итәләр, бәялиләр, дип аңлыйлар. Үз-үзеңне күрсәтү, тамашачылар, синең белән кызыксынучыларны туплау теләге өлешчә һәр кешедә дә бар. Бу очракта бәя күтәрелә. Гаиләдә баланы тиешенчә яратмасалар, ул үзенә башка җирдән танылу эзли башлый. Игътибарны тойганда, бала фанатларча селфи белән  шөгыльләнмәячәк. Игътибар җитмәгән күңелдә тишек барлыкка килә һәм ул зурая гына бара. Үсмерләр  селфи төшеп, шул тишекне томалап куймакчы була. Әмма  ул тора-бара бәйлелеккә әйләнәчәк. «Лайк»лар җыеп кына, ихтыяҗны бетереп булмый.  Әти-әниләргә балалары белән уртак тел таба белү кирәк. Акыл сатып, тегене, моны эшләмә, дип кенә проблеманы хәл итеп булмый. Киресенчә, алар бу очракта үз эчләренә бикләнә. Әти-әни үз дәрәҗәсен белергә тиеш. Югыйсә кайбер очракларда, яхшы булам дип,  бала ягына авышып бетәләр.  Алай бит  әти-әнигә җайлырак.  Юлда йөрмә, биеккә менмә, дип тукып торудан файда юк. Селфи ясаганда зыян килгән очракларны мисалга китереп,  видеоязма, газетада, социаль челтәрләрдәге хәлләрне  гыйбрәт итеп сөйләргә мөмкин. Фаҗигаләрнең әти-әни өчен зур кайгы икәнен аңлый белсеннәр. Фотога төшмә, дип чикләргә ярамый. Бәлкем,  баланың таланты бардыр,  киләчәктә ул бик яхшы режиссер булып китәр. 5–6 сәгать  вакытын көн дә селфи төшәргә сарыф итүне берьяклы гына карамагыз. Ул теләген ашырырга җим эзлидер, бәлкем. Кызыксыну белән бәйлелекне бутамагыз. Һәр очракны аерым карарга кирәк. Әгәр бәйлелеккә әйләнгән икән, селфига алмашка күңел рәхәтлеге бирә торган башка шөгыль  табарга булышыгыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү