Башкортстан милли симфоник оркестры тәүге тапкыр Татарстанда чыгыш ясый

Башкортстан милли симфоник оркестрының Татарстанга беренче тапкыр гастрольгә килде. Әлеге сәфәр Россия Мәдәният министрлыгы белән Мәскәү филармониясенең «Бөтенроссия филармония сезоны» проекты нигезендә гамәлгә ашырылган.
Оркестр 16 апрельдә Сәйдәш Зур концерт залында, 17 апрельдә Чаллы шәһәрендә, 18 е Түбән Камада чыгыш ясаячак.

Баш дирижер Дмитрий Крюков әйтүенчә, Казанның залы да, тамашачысы да югары дәрәҗәдә:
— Яшерен-батырын түгел, без Татарстан дәүләт оркестрына тиңләшергә тырышабыз. Мин Мәскәүдән килеп, әлеге коллектив белән эшли башлагач, кайбер музыкантлар белән аерым-аерым репетицияләр оештырдым. Иң җиңеле — коллективны таркатып, Мәскәүдән музыкантлар чакыру булыр иде. Ләкин без икенче юлны сайладык һәм бу турда да оркестрның иҗади дәрәҗәсен күрсәтергә булдык. Шуңа күрә гала-концерт форматын сайламадык. Әлбәттә, ул форматны сайлап, башкорт, татар музыкасын уйнарга булыр иде. Без классикага басым ясадык.

Оркестр директоры Артур Назиуллин әйтүенчә, Татарстан музыкантлары белән очрашу да булачак. Казан консерваториясе студентларын эшкә алу ниятләре дә юк түгел.

— Татарстанда Башкортстан артистлары уңышлы эшләп килә бит, нишләп Татарстан егет-кызларын безгә чакырмаска? Сәнгать берләштерүче дә бит әле ул. Бергә аралашып иҗат итәргә кирәк.
Шулай да журналистлар концертта милли музыка булмауга аптырады. Моңа каршы Дмитрий Крюков, Татарстан оркестры милли музыкага ихтыяҗны тулаем тәэмин итә, алар аудиоҗыентыклар да чыгарды, дип жавап бирде. Шул ук вакытта милли музыкага битараф булмавы, милли әсәрләр өйрәнүләре турында да искәртеп узды.

Ут күршеләр Морис Равель, Отторино Респиги, Сергей Рахманинов әсәрләрен алып килә. Татарстанга кадәр алар Удмуртиядә чыгыш ясарга өлгергән инде.

Сүз уңаеннан, Казанда 17 апрельгә кадәр Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театры гастрольләре бара. Ул Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясе белән ачылды. Гафурилылар җәмгысе 6 әсәр тәкъдим итте, шуларның өчесе премьера. Шулай ук “Бәхет хакы” мелодрамасы, Туфан Миңнуллинның “Сөяркә”се, шулай ук “Алтын битлек”ле “Зөләйха күзләрен ача” дигән спектакльләрен дә алып килгән иде.

Фото: bashinform.ru


Фикер өстәү