Тукай бәйрәме кайларда узачак? (ПРОГРАММА)

Тукай бәйрәме быел шагыйрьнең туган ягында да, Казанда да үтәчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар исемлеге саллы. Ул  Арча районы Яңа Кырлай авылындагы әдәби-мемориаль музей комплексында, 11.30 сәгатьтә  башланып китә. Биредә Милли шигърият бәйрәме узачак. Әлеге бәйрәмгә барырга теләүчеләр  Казаннан бушлай трансфер белән тәэмин ителәчәк. Автобуслар Камал театры яныннан китә. Яңа Кырлайга барырга теләүчеләр 24 апрельгә кадәр  сылтама аша теркәлү узарга тиеш. Биредә бәйрәм 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Яңа Кырлай Казан артының үзәге, татар милли мәдәнияте һәм әдәбиятының бишеге булуын да ассызыкларга кирәктер. Нәкъ менә Кырлайны Тукай “дөньяга күзем ачылган җир” дип атый һәм әлеге авылны иҗатында зурлый.

Казандагы бәйрәм чаралары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән башлана. 12.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда мәдәни программа тәкъдим итә. Урам сәхнәсендә «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» дип аталган шигъри-музыкаль кичә оештырылачак.

14.00– 16.00 сәгатьтә Габдулла Тукай һәйкәле янында традицион шигырь бәйрәме үтә. Биредә танылган шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 15.00-20.00 сәгатькә билгеләнгән. Ул, гадәттәгечә, Бауман һәм Университет урамнары киселешкән урында була. Акция кысаларында Ялкын интернет-конкурсы планлаштырыла, «Татар-дозор» квестына нәтиҗә ясала, «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырыла.

18.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Габдулла Тукай премиясе лауреатларын котлаячак. Премия тапшырылганнан соң кичә «Алтын Казан» мюзиклы белән дәвам итә.

26 апрель көнне көн дәвамында Кариев театры алдында фотозона эшләячәк. Кич театрда «Печән базары» спектакле күрсәтелә.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Я новым солнцем буду…» күргәзмәсе эшли. Анда Габдулла Тукайның билгеле фотопортретлары куелган һәм аларның тарихы тәкъдим ителә.

 


Фикер өстәү