Без белмәгән Таиланд: ел әйләнәсе кояш һәм бизнеска әйләнгән медицина

Дөнья буйлап сәяхәт итәргә кем хыялланмас?! Безнең дә ерак илләрне сезнең өчен аз гына якынайтасыбыз килә. Беренче тукталышыбыз Таиланд. Тумышы белән Новосибирск шәһәреннән, хәзерге вакытта экзотик җирдә яшәүче Николай Пермяковтан бу илнең үзенчәлекләре турында сораштык.

Бик чиста түгел

Бирегә чит илдән күченгән кеше буларак, Таиландның уңай һәм тискәре якларын да турист күзлегеннән атап үтәргә телим.

Төп өстенлеге – җылы климат. Ел әйләнәсе бер үк төрле һава торышы монда. Җиләк-җимешләрнең күплеге, пестицид, гербицидларсыз азык-төлек тә –  Таиландның үзенчәлеге. Сәяхәт итү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Материкның үзендә дә, утрауларда да кызыклы урыннар бихисап.

Таиландның тискәре якларына килгәндә, дәүләтнең кануннарында чит илдән килгән кешеләргә бөтен тармакларда да – күчемсез милек сатып алу, бизнес башлаудан алып, эшкә урнашуга кадәр – хокукларны кысу сизелә. Таиланд дигәндә «чисталык» сүзен онытып тору кирәк, санитар таләпләр бозылу монда адым саен күзәтелә. Бангкокны гына алыйк. 400 күктерәве (небоскреб – Ред.) булган мегаполис бит ул! Ә урамнарында таракан, күсе, хәтта еланнар да очратырга мөмкин. Кайчагында алар өйләрдә дә «кунак» була.

Тай боксы (Муай Тай) – бу илне таныткан спорт төре. Ул Европадагы кикбоксингка охшаш, шулай да спортның мөстәкыйль төре санала. Муай-боксчыны һөҗүм иткәндә бөтен гәүдәне эшкә җигәргә өйрәтәләр. Шуңа да күп кенә боксчы һәм каратистлар тай спортчыларыннан шүрли. Моңа өстәп, биредә футболга мөкиббән халык яши.

Илдәге медицина тармагына килсәк, аны Таиландның иң «йомшак» ягы дип атарга буладыр. Сүз дә юк, медицина алга киткән, әмма ул бизнеска әверелгән. Монда кеше сәламәтлеге түгел, ничек тә сырхаудан күбрәк акча тотып калуга игътибар итәләр. Арттырмыйм, шундый очраклар булганы бар: мәсәлән, кеше автоһәлакәткә очрады һәм медицина хезмәткәрләре аның гомерен саклап калды, ди. Бу кешене ни көтә дип уйлыйсың? Миллионнар белән исәпләнгән исәп-хисап кәгазе тоттыралар! Түләмисең икән, хастаханәдән туп-туры төрмәгә китәсең.

Коронавируска кадәр, биредәге хезмәт базарында барысы да яхшы иде. Җирле халык зарланмады. Биредә   протекционизм, ягъни дәүләтнең тышкы сәясәте чит ил товарларын кертүне вакытлыча чикли, аларны үзендә җитештерә. Таиландта гастарбайтерлар күп. Күбесенчә күршеләрдән – Бирма һәм Камбоджадан киләләр. Нигездә алар төзелеш эшендә кайнаша.

Бәяләр «тешли»

Таиланд Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәгендәге икътисади яктан иң имин дәүләт. Бу яктан ул Күршеләре Камбоджа, Лаос һәм Мьянмадан шактый өстен, Малайзия һәм Вьетнам белән тигез дәрәҗәдә көндәшлек итә ала. Димәк, биредә тормыш сыйфаты да югарырак, шулай булгач, бәяләр дә «тешли» инде.

2015 елга кадәр илнең валютасы – бат – Россиядәге рубль курсына тигез иде (1 сум = 1 бат). Тик барысы да үзгәрде. 2015 елда 1 сум 0,5 бат тәшкил итте,  барысын да сумнарда үлчәргә күнеккән россиялеләр өчен бөтен нәрсә 2 тапкыр кыйммәтләнде. Бат – бик тотрыклы валюта, бүген 1 доллар алу өчен 31 бат түләргә кирәк.

Нинди телдә сөйләшәләр?

Таиландта тай телендә сөйләшәләр. Ул тай-кадай телләр төркеменә керә. Сүз уңаеннан, Таиландның төньяк-көнчыгышында, 16 млн кеше яшәгән җирлектә, лаос телендә күбрәк сөйләшәләр. Лаос һәм тай теле белән охшашлыклар татар һәм башкорт телләренә караганда да күбрәк. Азиядәге күпчелек телләр кебек үк, тай теле нечкә, тонлы. Ягъни икенче төрле тональлектә әйтелгән сүз бөтенләй башка нәрсәне аңлата. Иң гади мисал: หมา (mă) – «а» авазы түбәнгә төшә һәм шунда ук өскә күтәрелә – бу  «эт» дигәнне аңлата. มา (ma) – тигез тонда әйтсәгез, бу «килергә» дигән фигыльне белдерә. Алфавитта барлыгы 44 хәреф, барысы да диярлек – тартыклар. Сузыклар аслы-төсле тамгалар белән күрсәтелә.

Төшке ашка соңга калмыйлар

Таиланд халкы арасында мөселманнар да юк түгел. Бигрәк тә Малайзиягә якын булган көньяк районнарда. Ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар хиҗап ябынып йөри.

Таиланд халкын салмак, ашыкмас дип саныйлар, бу шулай кабул ителгән. Тик бу бик үк дөрес чагыштыру түгел. Аларның энергиясе ташып тора, алар бик тәртип ярата. Монда 1940 еллардан ук үз-үзеңне тоту кагыйдәләре җыелмасы гамәлдә. Бер кодекс кебек инде ул. Мәсәлән, төшке аш катгый рәвештә көндезге уникедә башланырга тиеш, кичке аш – алтыда. Эшең бармы, юкмы – мөһим түгел, ашның үз вакыты, боларны үтәргә тиешсең. Гомумән, ризыкка алар бик таләпчән. Биредә кухня төрле, мондагы кадәр ризык төрлелеген беркайда да очратмассың. Рус, татар, Европа кухняларын кушсаң да, уздырырлык түгел. Таиланд халкы сыер ите ашамый. Диннәре шулай куша. Тавык, дуңгыз ите, балык, креветкаларга өстенлек бирәләр. Ризыклары бик борычлы. Азык-төлек әзерләгәндә дә чили борычын өстәргә ярата мондагылар.

Үз мәгънәсе бар

Таиланд халкы гәүдәнең һәр әгъзасы билгеле бер статуска ия дип саный. Мәсәлән, башның статусы иң югары булып тора, бу – тәннең иң чиста өлеше. Куллар астарак урнашкан, шуңа күрә аларның статусы да түбәнрәк. Өстәвенә, куллар белән даими рәвештә ниндидер эш башкарыла, алар һәрвакыт чиста булмый. Җирле халык чәчләрен искиткеч чиста тота. Бу – рух-саклаучыга ихтирам күрсәтү билгесе. Таиландта тәнгә татуировка ясату – бер сәнгать үрнәге. Монда ул бик киң таралган һәм үсеш алган. Татуировкалар усал рухларны куып җибәрә дип ышаналар. Хәтта монахлар да гыйбадәтханәләрдә тату ясарга мөмкин.

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү