Россияне ташлап китүче галимнәр биш тапкыр арткан

2012 елдан бирле илне ташлап китүче галимнәр һәм югары квалификацияле белгечләр саны биш тапкыр арткан. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе баш гыйльми секретаре Николай Долгушкин белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.  “2012 елда чит илгә китүче белгечләр саны 14 мең булса, хәзерге вакытта – 70 мең чамасы”, – дигән ул академиянең гомуми җыелышында.

Аның әйтүенчә, Россия – нык үсешле илләр арасында берничә дистә ел рәттән галимнәре саны кимегән бердәнбер ил. Долгушкин китергән мәгълүматларга караганда, 1990 елга кадәр Россия бу күрсәткеч буенча беренче урында торса, шуннан бирле тикшеренүчеләр саны 992 меңнән 348 меңгә калган. Ягъни өч дистә ел эчендә галимнәребез 65 процентка – өчтән ике өлешкә кимегән.


Фикер өстәү