Минтимер Шәймиев коронавирустан прививка ясаткан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең коронавирустан прививка ясатканын әйтте.

«Песошин да (Алексей Песошин — Премьер-министр — Т.И. искәрмәсе) вакцинациягә бара, мин ясаттым. Минтимер Шәрипович (Шәймиев — Т.И. искәрмәсе) вакцинация узды. Әсгат Әхмәтовичның (Сәфәров — ТР Президент Аппараты җитәкчесе — Т.И. искәрмәсе) антитәнчекләре бар әле», — диде Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советы утырышында.

Президент иртәгә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да прививка ясатырга ниятләгәнен әйтте. Рөстәм Миңнеханов депутатларга да вакцинациягә барырга һәм халык белән аралашканда аның мөһимлеген күрсәтергә киңәш итте.

«Вакцинация — җитди процедура. „Әле үзең ясаттыңмы соң?“ дип әйтмәсеннәр өчен, без үзебезне үрнәк итеп күрсәтергә тиеш», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү