Бәширә Насыйровага мактаулы исем бирелгән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәширә Насыйровага мактаулы исем бирү турындагы карарга кул куйган.

«Күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен вокалчы артист, «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учереждениесе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы әгъзасы Насыйрова Бәширә Шакир кызына «Татарстан Республикасының Халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә», — диелгән карарда.


Фикер өстәү