Бәширә Насыйрова: «Үземне бик бәхетле хис итәм»

Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында Татар дәүләт филармониясенең “Илһамият” сәхнә ветераннары клубы әгъзасы, артист-вокалист Бәширә Насыйрова да бар иде. Чарада аңа “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде.

– Бик бәхетле хис итәм үземне. Иҗатымны бәяләп, югары исем биргәннәр өчен рәхмәт. Сәхнәдә мин 20 елдан артык инде. Бөтен җырларымны да популяр дип саныйм. Бигрәк тә чит төбәкләргә баргач күренә ул. Анда яшәүче якташларыбыз репертуардагы барлык җырларымны белә, кушылып җырлап утыралар. Берәрсен төшереп калдырсаң, записка язып, җырлавымны сорыйлар. Бигрәк тә “Шахта”, “Гомер уза”, “Балакаем”, “Парлы мендәрләр” кебек җырларны яраталар. Телевидение-радиода яңгыраган җырларымның барысы да хит булып китә. Халыкның җырларымны ни өчен яратуын әйтә алмыйм. Ихласлыкмы бу, яртуымны сизүме, тавышта берәр сихри җепселләр бармы… Тамашачы яраткан артистын үзе сайлый. Мондый зур исем алгач, яңа проектлар өстендә эшләргә уйлыйм. Быел – юбилей елы. Бераз гына имиджымны да үзгәртергә исәп бар, – диде Бәширә Насыйрова.


Фикер өстәү