Студентлар 1-10 майда каникулга китәргә мөмкин

Югары уку йортлары студентлары 1-10 май көннәрендә өстәмә каникулга китә ала. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы бу җәһәттән тиешле указ әзерли, дип белдергән министр урынбасары Дмитрий Афанасьев.

Аның әйтүенчә, өстәмә каникул вуз ректоры һәм уку графигы нигезендә билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2021 елның 4-7 май көннәрен, хезмәт хакын саклап, эш көннәре булмаган көннәр итеп билгеләү турында указга кул куйды. Дәүләт башлыгы Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попованың 1-10 майны ял көннәре дип игълан итү тәкъдиме белән килеште.


Фикер өстәү