Югары белем бирүнең яңа системасына күчү вакытын әйткәннәр

Россия вузларында югары белем бирүнең яңа системасы 2025 елның 1 сентябреннән кертеләчәк. Мәгариф министры урынбасары Дмитрий Афанасьев шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, 2025 елның сентябренә яңа система макеты булдырылып, яңа мәгариф стандартлары расланачак.

“Россиядә югары белемнең яңа моделен гамәлгә кертү срогы – 2025 елның 1 сентябре”, – дигән ул Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем бирү комитеты утырыш ыбарышында.
Афанасьев шулай ук яңа стандартларның белем бирүнең аерым юнәлешләре өчен түгел, бәлки белгечлекләр төркемнәре өчен эшләнеләчәген аңлатып үткән.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин 2023/24 һәм 2025/26 уку елларында һөнәри белем бирү баскычларын үзгәртү турында пилот проектын тормышка ашыру хакында указга кул куйды. Югары белем бирүнең ике баскычы: төп югары һәм махсус югары баскычлары билгеләнәчәк.
Махсус югары белем бирү баскычында магистратура, ординатура, ассистентура-стажировка программалары тормышка ашырылачак.


Фикер өстәү