Йөклелекне өзү өчен билгеләнгән дарулар әйләнешенә таләпне көчәйткәннәр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөклелекне өзү өчен билгеләнгән препаратлар әйләнешенә таләпләрне көчәйткән. Ведомство боерыгы нигезендә, хәзер алар исәбе алып барылырга тиешле дарулар исемлегенә кертелгән, дип яза “Российская газета”.

“Исәбе алып барылырга тиешле башка дарулар: мизопростол, мифепристон, циклопентолат”, – диелгән документта. Боерыкның киләсе елның 1 сентябреннән үз көченә керүе билгеләп үтелгән.

Сүз уңаеннан, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге буенча штаттан тыш баш белгече Наталья Долгушина әйтүенчә, 2022 елда йөклелекне өзү буенча табибка мөрәҗәгать иткән 47 мең хатын-кызны баласын саклап калуга күндерүгә ирешелгән.


Фикер өстәү