Коронавирустан тернәкләнергә табиблар һәм психологлар ярдәм итәчәк

Коронавируска бәйле пневмония белән авырып алган кешеләргә, савыккач та, табибларда тикшеренеп торырга кирәк булачак. Зыян күргән үпкәдә тора-бара башка чиләр килеп чыгарга мөмкин.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумтабиблык практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова әйтүенчә, өстәмә медицина ярдәме алуны  бигрәк тә, диабет, бөер, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр, йөрәгенә операция ясатканнар кайгыртсын иде. Аларда өзлегү тизрәк килеп чыга. “Айболит” медицина үзәге табиб-гематологы Светлана Сафиуллина фикеренчә, пневмониядән савыккан кешегә ике атнадан янә кан анализы тапшыру комачауламас. Коронавирус инфекциясе канны куерта, шунлыктан үпкәдә микротромбоз килеп чыгарга мөмкин. Табиблар канны сыеклагыч дарулар билгеләячәк. Аларны 40 көнгә кадәр эчәргә туры килүе дә ихтимал. Бу чорда урында ятып кына тормаска, физик яктан да актив булырга кирәк.

– Канны сыеклагыч дарулар дигәндә, аспирин турында сүз бармый, ковид һәм пневмония вакытында башка  препаратлар билгелиләр, – ди Светлана Сафиуллина. – Өзлегеп, тромбоз, инсульт, инфаркт килеп чыкмасын өчен,  ул даруларны озак вакыт эчәргә туры киләчәк.

Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина тернәкләндерүе буенча штаттан тыш баш белгече Резедә Бодрова: “Коронавирустан һәм пневмониядән дәваланганнан соң, тернәкләнү үтәргә кирәк”, – ди. Мондый үзәк Казандагы сугыш ветераннары госпиталендә июнь аеннан эшли. Шушы көннәрдә генә Иннополиста да ачылды. Чаллыда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә дә тернәкләндерү буенча эш алып барылачак. Аларда комплекслы ярдәм оештырылачак һәм бер үк вакытта психологлар да хезмәт күрсәтәчәк.

– Ковид белән авырган кешеләрнең еш кына кәефе төшә, аларда курку барлыкка килә, сәбәпсез елап җибәрергә мөмкиннәр, төнлә йоклый алмыйлар, психологлар шул халәттән арынырга булышачак”, – ди Резедә Бодрова.

Тернәкләнү чаралары һәм кандагы үзгәрешләрне белү өчен нинди анализлар тапшырырга кирәклеге турында яшәү урыны буенча участок табибларыннан сорашыгыз.

Фәния Арсланова  


Фикер өстәү