Ковидтан соң тормыш: авырганнан соң нигә 14 көн өйдә утырырга, үпкә үз хәленә кайтамы, күңелдәге шомны ничек бетерергә?

Татарстанда кулланылучы тернәкләндерү программасын эшләүдә Казан дәүләт медицина академиясенең тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасының да өлеше зур. Кафедра мөдире Резедә Бодрова белән шулар хакында сөйләштек.

– Безнең бурыч – кешене тизрәк эшкә һәм көндәлек тормышка кире кайтару, – ди белгеч. – Ковидтан савыккан кеше тернәкләнүне кайда гына узса да, күбрәк хәрәкәт кирәк. Ләкин кисәк артыгын тырышып, хәл китеп, урын өстенә ятарлык булмасын. Икенчесе – дөрес туклану. Яңа өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш ашау, ит, балык һәм башка аксымга бай азык-төлек, диңгез ризыклары, витаминнар куллану, җитәрлек су эчү дә иммунитетны ныгытачак. Сыеклык дигәндә, кайнатылган, бүлмә температурасындагы су бик яхшы. Сарымсак турында еш сорашалар. Әйе, аның вируска каршы торучанлыгы зур. Тик аны да белеп кулланырга кирәк. Иң әйбәт ысул: бер тырнак сарымсакны урталай бүлеп, бер литр җылымса суда төнәтергә. Моны кичтән эшләргә була. Шуны көн дәвамында ашагач, ике сәгатьтән соң аз-азлап эчәргә. Сарымсакны үзен дә, төнәтмәсен дә ач карынга кулланмыйлар, чөнки ашказаны тирәлеген ярсытачак. Суганны, сарымсакны кемдер пешереп ашарга ярата икән, аны да кире какмыйбыз. Ютәлдән котылу өчен сөт белән пешереп төнәтмәсен эчү дә файдалы. Кемгә ничек ошый, шулай эшләсен. Бөтен кешегә бер үк төрле киңәшне тотарга димәгән. Тик болар – вируслы чирләргә профилактиканың яки дәвалануның бер алымы гына. Суган, сарымсак, имбир ашап кына чирдән котылып булмый, аның өчен комплекслы чаралар күрергә кирәк. Туйганчы йокларга, витаминнар эчәргә, күнегүләр ясарга, тирән итеп сулыш алырга.

Таҗвирус белән авырып алган кешенең күңелендә курку, шомлану кала. Шуннан ничек арынырга?

– Бик күпләр чир яңадан килеп чыкмасмы, дип тә борчыла. Кеше ул чор үткәнен  аңлап, үзен тынычландырырга өйрәнергә тиеш. Коронавирусның яңадан кабатлану очрагы әлегә юк. Кеше үзе генә яман уйлардан котыла алмаса, психологка күренергә кирәк. Тернәкләндерү программасында да психолог хезмәте әнә шуның өчен каралган. Ул аерым да, төркемләп тә шөгыльләнә. Төркем белән шөгыльләнүнең шул ягы яхшы: кеше ялгыз түгеллеген аңлый. Башкаларның да аныкы шикелле йокысы качкан, психикасы бозылган. Бүтәннәр дә аннан ким авырмаган. Элеккеге халәткә кайтыр өчен еш кына ике-өч сеанс җитә. Тизрәк савыгу өчен якыннарының янда булуы, ярдәм итәргә тырышуы, кешенең үзен кирәкле санавы да мөһим.

– Авырып ятканда, кайнар мунча керергә ярыймы?

– Кайнар мунчада кан тамырлары киңәя, кан әйләнеше яхшыра һәм бу эчтәге  вирусның таралуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә авырганда мунча керергә киңәш ителми. Без гадәти салкын тиеп авыру турында сөйләшмибез. Коронавирус тын юлларына, үпкәгә,  йөрәккә, ашказанына, бөергә, үзәк нерв системасына, баш миенә зыян китерергә  мөмкин. Кайбер кешенең буыннары шешенә, сызлый башлый, көзән җыера. Көзән җыеру организмның микроэлементларны күпләп югалтуыннан да була.

Таҗвирустан савыккач та, нишләп 14 көн өйдә утырырга?

– Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник тәкъдиме шундый. Башлангыч чорда чир турында барысын да белеп бетерми идек, хәзер дә барын да беләбез дип әйтә алмыйбыз. Чир яңадан килеп чыкмасын, таралмасын өчен, дип ике атна сынау вакыты бирелде. Ике атна өстәмә ял кеше өчен начар түгел,  ул арада хәлләнә, өйдә дәвалануны дәвам итә.

– Пневмония вакытында зыян күргән үпкә кайчан тулысынча үз хәленә кайта?

– Ул сорауга әлегә бөтендөнья белгечләре җавап бирергә авырсына. Аны аңлау өчен сырхауларны ике-өч айдан яңадан тикшеренү үтәргә чакырабыз. Үпкәдә үзгәреш калганмы, тын юллары гимнастикасының, дәвалануның файдасы тигәнме – шуннан соң беләчәкбез. Күп кенә сорауларга ел азагында гына җавап таба алырбыз кебек. Хәзер чит илдәге коллегалар белән бергә тикшеренү үткәреп, тернәкләнүнең  кешегә ничек тәэсир итүен өйрәнәбез.

– Дару эчүне кайчан туктатырга?

– Гадәттә савыккач та, ике атна дәвамында эчәргә киңәш ителә. Гематологлар, кан сыеклагыч даруларны 40 көнгә кадәр эчәргә кирәк, ди. Тик ул киңәшләр дә бөтен кешегә ярамый. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, урын өстендә ятучыларга, инфаркт-инсульт кичергән кешеләргә чыннан да дарусыз ярамас. Үзен яхшы хис иткән, актив тормыш алып барганнар ул кадәр озак эчмәсә дә була. Бу очракта да дәвалаучы табиб белән сөйләшергә кирәк.

Фәния Арсланова

Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү