4 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья хайваннар көне

1931 елда Флоренциядә экологлар конвенциясендә игълан ителгән әлеге көннең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын хайваннарның сирәк төрләре югалу куркынычына җәлеп итү. Россиядә бу дата 2000 елдан Халыкара хайваннарны яклау фонды башлангычы белән уздырыла.

 Россиянең космос гаскәрләре көне

Бу истәлекле көн 2006 елдагы Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә керә һәм датасы Җирнең беренче ясалма иярченен җибәрү көненә багышлана. 1957 елның 4 октябрендә хәрби белгечләр Байконур космодромыннан дөньяда беренче ясалма җир иярченен җибәрәләр, ул бирелгән программаны уңышлы үти.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы көне

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы көне Россиядә ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә.1932 елның 4 октябрендә Хөкүмәт Карары белән СССРның җирле һава һөҗүменә каршы оборонасының гомумсоюз системасы (МПВО) төзелә һәм аның турында нигезләмә раслана. Нәкъ менә шул вакыттан илнең гражданнар оборонасы системасы барлыкка килә башлый, ул үз үсешенең берничә этабын үтә.

 Яңа календарь

1582 елның 4 октябрендә Рим папасы Григорий XIII указы буенча яңа календарьга күчү үткәрелә. Аны григориан исеме белән атаганнар. 1582 елда Рим халкы 4 октябрьдә йокларга ята, ә икенче көнне — 15 октябрьдә уяна. Григориан календаре төрле илләрдә төрле вакытта кертелә. XX гасыр уртасында григориан календаре белән дөньяның барлык илләре диярлек файдаланган. Россиядә ул Октябрь революциясеннән соң барлыкка килә. Төзәтелгән календарь «яңа стиль» исемен ала, ә Иске Юлиан календарен «иске стиль» дип атыйлар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү