Роспотребнадзор: Майга кадәр чикләүләр алынмаячак

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республика хакимиятенә май азагына кадәр коронавируска бәйле чикләүләрне бетерү буенча тәкъдим ясамаячак. Татарстандагы коронавируска вазгыять турында журналистлар белән сөйләшү барышында шул хакта билгеле булды.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, республикада коллектив имумунитет 60 процентка җиткән очракта гына коронавируска бәйле чикләүләрне алу турында сөйләшергә мөмкин булачак.

— Чир таралуын исәпкә алып, бүген, әлбәттә, чикләүләрне бетерү турында бернинди сүз дә бармый. Безнең алда бик күп дәүләт һәм дини бәйрәмнәр тора, алардан соң без вәзгыятьне 14 көн дәвамында күзәтәчәкбез. Нинди дә булса чикләүләрне бетерү турындагы сорауга май ахырында гына кайтырга мөмкин, — диде идарә башлыгы урынбасары.


Фикер өстәү