65 яшьтән олыраклар өчен коронавирус белән бәйле изоляция режимы чикләүләрне йомшартуның өченче этабында да, чикләүләр беткәч тә сакланачак. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында әйтте.
«Чикләүләрне йомшартуның икенче этабында булсак та, аларны бик әкренләп кенә бетерәбез. Битлекләр режимы сакланачак. 65 яшьтән олыраклар өчен изоляция дә сакланачак», — диде Любовь Авдонина.
Ул чикләүләрне бетерүнең беренче этабына республика 1 июньдә күчкәнен искәртте. 19 июньдә исә, икенче этапка күчеш буенча Роспотребнадзор белән килештерү документы алынган. «Әлегә күрсәткечләр өченче этапка күчәргә мөмкинлек бирми. Әле ике атна күзәтәчәкбез. 10 июльдән иртәрәк булмас дип уйлыйбыз», — диде Авдонина.