Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кадер кичәсендә күкләр ачыла, шул вакытта дога кылырга, теләк теләргә кирәк»

Адәм баласы гомер буе теләк теләп, аларның чынга ашуына өмет белән яши. Изге Рамазан аенда күңелебезне, иманыбызны чистартып кына түгел, Ходайга чиксез шөкер итеп, теләкләребезне дә ирештереп калырга тырышабыз. Теләкләр кайчан чынга аша? Аларны ничек дөрес теләргә? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән шул хакта сөйләшәбез.

– Рөстәм хәзрәт, теләк теләү, теләкләр кабул булу турында диндә ниләр әйтелә?

– Кайбер кеше: «Минем догам кабул булмый», – дип уйлый. Ләкин Аллаһы Тәгалә: «Бөтен догалар кабул була», – ди. Дин буенча өч төрле дога бар. Беренчесе,  берәр нәрсә сорасаң, Аллаһы Тәгалә аны шул ук мизгелдә кабул итә. Аллаһы Тәгалә киләчәкне дә белә бит. Икенче очракта ул шушы бәндә белән соңрак нәрсәдер булырга тиеш икәнлеген күрә, аның догасын кабул итә, ләкин ярдәмне кешенең хәле тагын да авыррак булган чорда күрсәтә. Өченче очракта Аллаһы Тәгалә кешенең теләгенә бу дөньяда җавап бирми. Ахирәттә, җәннәткә керер өчен азмы-күпме изге гамәлләр җитмәгәндә искә төшерәчәк. Һәркайсыбыз догабызның кабул буласына өметләнә. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә дә кайбер әйберләрне әмер иткән. Мәсәлән, исән-сау булсагыз, авырмасагыз, рамазан аенда ураза тотыгыз, ди. Мин әле яшь яки хәзер инде карт, вакытым юк дигән ише сәбәпләр табып, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәмибез. Ул адәм баласына тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, хәрам ризык ашамаска  куша. Әмма бу әмерләр үтәлеп бетми бит. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә теләкләребезгә җавап бирсен өчен без үз гамәлләребезне, эшләребезне, тәһарәт-госелләребезне карарга тиешбез.

– Рамазан аенда, Бәраәт, Кадер кичәләрендә теләнгән теләкләр икеләтә кабул була, диләр. Теләкләр кабул була торган аерым бер мизгел, көн, чор бармы?

– Аллаһы Тәгалә теләкләрне тулысынча кабул итә торган мизгелләр бар. Мәсәлән, җомга көн, хаҗга барганда Гарәфә тавында, кәгъбә янында, ураза тотканда ифтар ашар алдыннан Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итә. Аллаһы Тәгалә без һөҗүм иткән, без зыян салган кешенең догасын да кабул итә. Шуңа күрә шушы дөньяда бер-беребезне рәнҗетмичә, изгелек кылып, яхшы сүзләр әйтеп яшәргә язсын иде.

– Йолдыз атылганда теләк теләү дөресме?

– Йолдыз атылганда Аллаһы Тәгалә шулай шайтаннарны куа, диләр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә шайтанны куганда дога кылу бик дөрес булмас. Кадер кичәсендә күкләр ачыла бит, яп-якты булып китә. Менә шулай күкләр ачылган вакытта дога кылырга, теләк теләргә кирәк.

– Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, ди халык мәкале. Теләкне ничек дөрес теләргә?

– Теләк теләүнең дә рәте бар. Иң беренче чиратта без тәһарәтле, госелле булып, чиста кием киеп, кәгъбәгә карап, кулларны күтәреп, иң элек Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Хәзер бит без никтер шушы шөкер сүзләрен бик сирәк әйтәбез. Аллаһка шөкер, ашарга бар, сугыш юк, дип атлаган саен шөкер итәрлек бит. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре әйткәч, салават шәрифләрен укып, шуннан соң үзеңә сораган бөтен нәрсәне башкаларга да сорап, теләк теләргә кирәк. Әйтик, үзеңә саулык сорарга телисең икән, башта: «Бөтен авыру кешеләргә исәнлек-саулыкларын бир», – дияргә кирәк. Аннары гына: «Миңа да саулык насыйп ит!» – дип өстәргә кирәк. Ахырдан кабат салават шәрифләрен укып, куллар белән битебезне сыпырабыз. Иншалла, Аллаһы Тәгалә шушы күтәрелгән кулларны буш калдырмас.

– Теләк теләргә ярамаган яки киңәш ителмәгән урыннар буламы?

– Мунча, бәдрәф, урманда агачларга, потларга табына торган урыннарда теләк теләргә ярамый. Башка җирләрдә дога кылып, теләк теләүнең бер куркынычы да юк.

– Без, гадәттә, теләкне яхшыга яки начарга бүлеп карарга кунеккән. Аның тагын башка төрләре дә бармы?

– Без теләк теләгәндә бу дөнья дип дога кылабыз. Әмма ахирәт дөньясын да онытырга ярамый. Иң элек әрвахларга, вафат булган әти-әниебез, әби-бабаларыбызга  багышлап: «Яраббым Аллам, безнең ахыргы сулышларыбыз «Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ булсын иде», – дип тә өстәргә кирәк. Начар сүз дигәннән, ул ләгънәт рәвешен дә алырга мөмкин. Мәсәлән, әни кеше ялгыш кына вазаны төшереп ваткан баласына: «Син мондый бул, тегенди бул», – дип кычкыра башлый. Менә шушы  ачуланып әйтелгән сүзләр дә дога, теләк булып барырга мөмкин. Аннары үзебез үк: «Шулкадәр акыллы балабызның нишләп бәхете юк икән?» – дип аптырыйбыз. Чынлыкта бәләкәй чагында аңа үзебез үк шундый язмыш юраган булып чыгабыз. Шуңа күрә шушы ләгънәт сүзләрен, начар теләк, бәддогаларны ачуланган вакытта да авыздан ычкындырмасак иде.

Динә Гыйлаҗиева 


Фикер өстәү