Россиядә хайваннар өчен коронавирустан вакцина җитештерелгән

Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте карамагындагы Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгендә аларда яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау өчен «Карнивак-Ков» вакцинасының беренче партиясен чыгардылар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче партия 17 мең доза тәшкил итте, производство аена өч миллион дозага кадәр «Карнивак-Ков» вакцинасы җитештерү куәтенә ия.

Вакцинаның беренче партиясе инде броньланган, ул илнең кайбер төбәкләренә һәм шәһәрләренә җибәреләчәк.


Фикер өстәү