Татарстанда тагын 37 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 37 кеше коронавирус йоктырган, аларның икесе инфекцияне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«13 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә.

Чирләүчеләрнең күбесе Чаллыда — анда чир сигез кешедә ачыкланган, Казанда — бер очракка ким, җиде кеше чирләгән.

Лаеш, Түбән Кама, Спаста өчәр, ә Азнакай, Лениногорск районнарына икешәр очрак туры килә. Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында берәр кеше чирләгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 20 528 Covid -19 очрагы ачыкланган, 17 604 кеше, шул исәптән алтысы соңгы тәүлектә, терелгән.


Фикер өстәү