– Даруханәдән сатып алынган киптерелгән үләннәрне чайкарга кирәкме?
Лилия. Казан
Сорауга гомуми практика табибы Венера Шакирова җавап бирә:
– Юк, чайкарга кирәкми. Юкса, бу үләннәрнең файдалы үзлекләре кимиячәк. Дару үләннәре киптергәндә җиңелчә стерилизация уза. Төнәтмә
ясаганда аларны кайнар суда пешерергә туры килә. Кайнар су исә барлык микробларны да үтерә.
Фото: mypetrovich.ru