Татарстанда янгыннар саны 18 процентка арткан

Ел башыннан бирле Татарстанда 2 меңнән артыграк янгын очрагы булган. Бу узган елның шушы ук чорындагыга караганда 18 процентка күбрәк. Иң күп янгын очраклары Теләче, Әлки, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында теркәлгән. Янгында быел инде 77 кеше һәлак булган (2020 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 71 процентка күбрәк).

Республикада 26 апрельдән 16 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булып килә. Бу чорда учак кабызырга, корыган үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Режимны бозган өчен штраф күләме  2 тапкырдан 2,5 тапкырга кадәр арта.


Фикер өстәү