«Үлемсез полк»та катнашу тәртибен аңлаттылар

«Үлемсез полк» чарасы быел онлайн форматта узачак. Анда катнашу өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта искә төшерделәр.

Беренчедән, әлеге акциягә кушылыр өчен 2021.polkrf.ru, sber9may.ru сайтына, яки шушы чараның «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» кереп, теркәлергә кирәк. Аннан 7 майга кадәр туганыгызның фотосын урнаштырырга, аның турында мәгълүмат тутырырга кирәк булыр.

«Үлемсез полк»ның онлайн-йөреше 9 майда 15:00 сәгатьтә башлана. Россиянең һәр субъекты өчен аерым вакыт биреләчәк.


Фикер өстәү