Махсус Олимпиада спортчылары кабат Казанга җыелды

Бүген Казанның Бадминтон үзәгендә акыл ягыннан үзенчәлеге булган спортчылар катнашындагы Махсус Олимпиаданың флорбол буенча ярышлары башланды.

— Без кабат Казанда Махсус Олимпиада атлетларын кабул итүебезгә бик шат. Биредә искиткеч атмосфера булуы сизелә. Үзенчәлекле спортчыларыбыз кабаттан шушы матур чарага җыелды, — дип сәламләде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.

Турнир 7 майга кадәр 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың кышкы уеннарына багышланган тест чаралары кысасында үткәрелә. Әлеге ярышлар Россиядә тәүге мәртәбә узачак. Ачылу тантанасын – 22 гыйнварга, ә ябылышын 28енә билгеләделәр инде. Ярышларда илнең тугыз регионыннан интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган 130га якын спортчы катнашуы көтелә.


Фикер өстәү