Казанда Махсус Олимпиаданың илкүләм ярышлары башланды

Казанда Махсус Олимпиаданың илкүләм ярышлары башланды. Башкаладагы Бадминтон үзәгендә флорбол турниры уза. Киләсе елның гыйнварында буласы зур чарага әзерлек бу. Спортчылар белән очрашуга Россиянең спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин да килде.

– 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары алдыннан мондый сынау ярышларын уздыру мөһим. Әлеге уеннарда катнашучылар – үзенчәлекле спортчылар. Алар белән аралашу да зур әзерлек таләп итә. Дөрес, Татарстан башкаласының спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсе зур. Татарстан  башка төбәкләрне дә үзенә тиңләшергә этәрә. 2022 елда узачак уеннарга ул инде әзер диярлек. Казанның спортчыларны югары дәрәҗәдә каршы алачагына ышанам, – диде Матыцин.

Билгеле булганча, Махсус Олимпиада ярышлары Россия тарихында тәүге мәртәбә уза. Ачылу тантанасын – 2022 елның 22 гыйнварына, ә ябылышын 28енә билгеләделәр инде. Спортның 7 төре буенча узасы ярышларда 100дән артык илдән 2000ләп кеше катнашуы көтелә.

– Мондый төр ярышларның Россиядә тәүге тапкыр үткәрелүенә тагын бер кат басым ясыйсым килә. Ил Президентының спорт уеннарын бездә уздыру тәкъдимен кабул итүе дә, Казанның спортчыларны үзендә җыюы да яхшы карар булды, миңа калса. Без яхшы нәтиҗә күрсәтербез, ә уеннарда катнашучылар спортта һәркемнең тигез булуын раслар дип уйлыйм, – дип сөйләде Игорь Левитин.

Бу ярышларда Казанда буласы Махсус Олимпиаданың рәсми символы һәм кунакларның сакчысы Зилант та күренде. Аны агымдагы елның февралендә Спас манарасы янына җыелып тәкъдим иткәннәр иде.


Фикер өстәү