Юрист банкларның ничек алдавы турында сөйләде

Банклар бик еш кына гади халык хисабына баю ягын карый. Финанс белеменә ия булмаудан яки килешүне игътибар белән укып чыкмаудан файдаланып, алар бик күпләрне күзләренә карап алдый. Юрист Павел Уткин бу хакта “Прайм” агентлыгына сөйләгән.

Бигрәк тә ипотека алучылар кредит оешмаларының төрле “кармак”ларына эләгә икән.

– Айлык түләү вакытында хәл итеп куелмаган очракта процент ставкасын күтәрү дисеңме, төрле иминиятләштерүләр “тагу” яки, имештер, бонус белән бушлай кредит картасын ачу дисеңме – болар барысы да клиентны алдауга корылган ысуллар, – дип аңлаткан юрист.

Вкладлар буенча ставкалар күтәрүне вәгъдә итү дә – шул ук алдашу. Кагыйдә буларак, берничә айда гына ставка күтәрелеп ала. Шуннан соң ул башлангыч ставкадан күпкә киметелә, – дип сөйләп үткән Уткин.

Белгеч шулай ук банктан сатып алынган страховкалар һәм “бушлай” бирелә торган кредит карталарына игътибарлы булырга киңәш иткән. Юрист әйтүенчә, болардан кредит оешмалары гына ота. Клиентка аларның бер файдасы да юк.

 


Фикер өстәү