Кайбычта чәчүне 12 майга төгәлләргә җыеналар

Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән Кайбыч районындагы Олы Подберезье авылы янәшәсендәге кырда очрашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин язгы кыр эшләре барышы турында сөйләде.

Тулаем алганда Кайбычта чәчү эшләренең 30 проценты башкарылган. 32 мең га җир – бөртекле культураларга, 20,7 мең га сабан культураларына бүлеп бирелгән. Кыр эшләрендә 100 берәмлек техника һәм меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Район башлыгы әйтүенчә, 12 майга чәчүне төгәлләргә ниятләре бар.

Республика башлыгы уңай бәя бирде. «Барысын да карадык: кырлар эшкәртелгән, эш оештырылган», – диде ул.

Шулай да, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, Кайбычка терлекчелек тармагына игътибар бирергә кирәк. Район терлек саны буенча былтыргы күрсәткечләрдән аз гына калыша икән. Рөстәм Миңнеханов та бу өлкәдә эшчәнлекне актив алып баруны сорады. «Авыл хуҗалыгы – яңа эш урыннары ул. Сөтчелек тармагын, терлек санын арттырырга кирәк. Авылда сөт – төп керем чыганагы», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Олы Подберезье авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салуда катнашты, җирле хәйриячеләр булышлыгы белән төзелгән гыйбадәтханәне карады. Шуннан соң Президент авылда шәхси акчага төзелгән Игенчелек һәм авыл көнкүреше музей комплексы эше белән танышты. Республика җитәкчесе, бу музейга уңай бәя биреп, туристларны күбрәк җәлеп итү эшен активлаштырырга кирәк дигән тәкъдимен җиткерде.


Фикер өстәү