Татарстанда мотоциклда җилдерүче 12 яшьлек сәрхүш малайны тотканнар

Чаллыда автоинспекторлар 12 яшьлек малай идарә иткән мотоциклны туктаткан. Медицина тикшеренүе узганнан соң аның  исерек булуы ачыкланган.

Мотоциклның номеры, шүсмернең шлемы һәм йөртү таныклыгы да булмаган.

Яшүсмергә 16 яшькә кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен  хисапка алу карточкасы ачылган. Ә әнисенә карата «Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка транспорт бирү“ маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.


Фикер өстәү