Татарстанда авиаһәлакәткә очраган самолетта ике кеше үлгән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 12.54 сәгатьтә республиканың Әлмәт районы трассасыннан ерак түгел Кәләй авылы янындагы кырда «Ермак» җиңел моторлы самолеты җиргә килеп төшкән.

Авиаһәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Аларның шәхесләре ачыклана.

«Янгын чыгуны булдырмас өчен янгын сүндерүчеләр күбек сипкәннәр, ә аннары коткаручылар белән бергә һәлак булганнарның гәүдәләрен чыгарганнар», — дип аңлаттылар ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фикер өстәү