Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булганнарны бүген, 12 майда, җирлиләр. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әлеге мәгълүматны раслады.
Кичә Казанда 19 яшьлек егет мәктәпкә һөҗүм итте. 7 бала һәм 2 өлкән кеше фаҗига корбаны булды. Яраланган 21 кеше хастаханәгә озатылды.
12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.