13 майда Казанның мәчет аша узучы җәмәгать транспорты маршрутлары 4.30 сәгатьтән йөри башлаячак. Ураза бәйрәмендә иртәдән вәгазьләр һәм гает намазлары укылачак. Бу хакта Транспорт комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
2021 елда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Галиев мәчете булачак. Анда 5.30 сәгатьтә Коръән аятьләре укылачак, ә 6.00 сәгатьтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазе укый башлаячак. Тагын ярты сәгатьтән мәчеттә гает намазы укылачак.
Чараларны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карарга була.
Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында, «Хозур ТВ» YouTube-каналында һәм «Хозур ТВ» телеканалында онлайн-трансляция алып барылачак.
Иртәнге сәгать унда Галиев мәчетеннән трансляция «ТНВ-Татарстан» телеканалында кабатлап күрсәтеләчәк.