Һәлак булган Венера Айзатованың укучысы: «Ул безнең икенче әниебез  төсле булды»

Казан фаҗигасында гомере өзелгән тагын бер укытучы – 55 яшьлек Венера Айзатова.  Венера  Солтангәрәевна  мәктәптә  34 ел эшләгән, биредә 1 «Д» сыйныфын җитәкләгән. Аны  барысы да  гел елмаеп тора иде дип искә ала.

– Исеме зур хәрефтән язарлык укытучы. Ул ничә буын балага белем бирде, олы тормыш юлына озаткан укучылары күп,  балаларны яратты,  хезмәттәшләрен. Шәп укытучы, җәмгыять эшлеклесе, кыз үстерде. Яшәргә дә яшәргә иде әле аңа. Кичәге хәл башка сыймый. Шуңа күрә барлык укучыларыгыз, хезмәттәшләрегез, республика укытучылары, Мәгариф министрлыгы  исеменнән кичерегез безне. Гомерең алдан  өзелгәнгә, ачуланып китмә, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин Венера Айзатова белән хушлашу тантанасында.

Дамира Камалетдинова, Венера Айзатованың элеккеге укучысы:

– Венера Солтангәрәевна тумышы белән Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылыннан. Авылда башлангыч сыйныф укучыларын укытты. Сыйныф җитәкчебез булмагач, 6–7 сыйныфларда «икенче әни»ебез  булды.  Яшь, ягымлы, тәмле телле… Бик яраттык үзен. Аннан ул кияүгә чыгып, озак еллар Казанның 175 нче  мәктәбендә укытты. Бер кыз тәрбияләделәр. Үзләре гаиләдә 6  бала, ике туганы вафат булган иде. Барысы да бик диниләр.


Фикер өстәү