Мәктәптә яраланган Мулланур Мостафинның хатыны: «Илназ кан эчендә яраланып яткан Мулланур янына чыгып, тагын аткан»

Һөҗүм итүчене ишектән кертмәс өчен юлына каршы төшкән кеше – завхоз ярдәмчесе Мулланур Мостафин. Бүген табиблар аның гомере өчен көрәшә. Мулланур абый 13 ел элек «ВТ»да чыккан «Ямаш мәктәбе гаугасы» дигән язманың да герое әле.

Канлы вакыйга шуны искә төшерде. Балык Бистәсе районының Ямаш мәктәбе директоры булып эшләп, соңыннан укытучылыктан да китәргә мәҗбүр булды ул. Менә шул хәлләргә гаделлек эзләү өчен редакциябезгә хат язган иде ул. Ул вакытта Мулланур абый хакыйкатьне таба алмаса да, күңелдә ихлас, намуслы, курку белмәс кеше булып уелып калган. Бу сыйфатларын ул Казан мәктәбендәге эш урынында тагын бер кат дәлилләде.

175 нче гимназиянең татар теле укыту­чы­сы Әлфия Мулланур Мостафинның хатыны булып чыкты. Ул атыш оештырган Илназның берничә ай сыйныф җитәкчесе дә булып торган.

– Без биш ел элек Балык Бистәсе районыннан күченеп килдек. Башта – мин, аннан Мулланур. Вахтер түгел, завхоз ярдәмчесе ул, мәктәпне кирәк-ярак белән тәэмин итүче белгеч. Бу көнне аның урамга чыгып барышы булган. Урамда китапханәгә китап илтергә дип килгән кызга атканын күргәч: «Син нәрсә эшлисең?» – дип Илназ янына килгән. Ул аны эчкә кертергә теләмәгән. Шуңа күрә Мулланурга мәктәп эчендәге ике ишек арасында аткан. Бу вакытта вахтер Тәскирә апа хәвеф төймәсенә басып өлгергән. Ә Илназ кан эчендә яраланып яткан Мулланур янына чыгып, тагын бер мәртәбә аткан. Аңын югалтмаган, барысын да ишетеп яткан Мулланур егетнең кулына богау салып алып чыкканнарын да күргән, – дип сөйләде Әлфия апа. – Әгәр директор тавыш көчәйткечтән, ишек­ләрегезне ябыгыз, дип хәбәр итмәсә, корбаннар саны тагын да күбрәк булган булыр иде. Мин – икенче катта татар теле, күршедәге бүлмәдә инглиз теле укытучысы Игнатьева дәрес алып бара иде. Ишекне ябып, балаларга тынычланырга куштым. Тәрәзә янына килдем, барысы да чабыша, әби-бабайлары килеп, өскә менәргә баскыч куеп маташа. Дер калтырап утырдык. Тәрәзәне ачмадым. Безне коткаручылар килеп чыгарды.

Дөрестән дә, соңгы чиректә Илназның сыйныф җитәкчесе булырга туры килде миңа. 9 нчы сыйныфтан соң мәктәптән китте ул. Ничек бар, шулай сөйлим. Бик акыллы, бәхәскә керми, укытучыларга, сыйныфташларына хөрмәт белән карый торган егет. Илназдан мин мондый хәлне көтмәгән идем. Нәрсә булган аңа, белмим…


Фикер өстәү