Татарстан Президенты Пермьгә эшлекле сәфәргә килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эшлекле сәфәр кыла.

Рөстәм Миңнеханов бирегә килүгә, Morion Digitalюгары технологияләр технопаркында булган. Россиядә иң зур шәхси технопаркларның берсе бу. Заманча элемтә системаларыннан алып, робот техникасына һәм ясалма акылга кадәр, югары технологияләр өлкәсендә эшләүче 30 дан артыграк компания (стартаплар һәм хәтта корпорацияләр) технопаркның резиденты булып тора.

Рөстәм Миңнеханов “Проморобот” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү мәйданчыгы белән таныштырылды. Биредә аңа кешегә охшаш робот-консультант күрсәтелде.

Шуннан соң Татарстан Президенты “Пермь фәнни-җитештерү приборлар төзү компаниясе” гавами акционерлык җәмгыятендә булды. Компания җир өстендәге хәрәкәтчән объектлар өчен җепселле-оптик гироскоплар, навигация җиһазлары, инерциаль датчиклар (акселерометрлар, гироскоплар), навигация системалары, авиация приборлары, диңгез һәм җир өсте техникасын җитештерә.


Фикер өстәү