Рөстәм Миңнеханов Пермь өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашкан

Сәфәре азагында Татарстан Президенты Пермь өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашкан. Бүген биредә 115 544 татар яши.

11 районда асылда татарлар һәм башкортлар гына яши торган 120 авыл бар. Барда районында аеруча күп алар. Очрашу нәкъ шунда узган да.

Барда авылы – Пермь краенда иң зур авылларның берсе. Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров бүгенге Барда районы территориясендә туып үскән. Район хакимияте бинасы янында Тукай һәйкәле урнаштырылган. Республика Президенты Пермь губернаторы белән һәйкәлгә чәчәк салган.


Фикер өстәү