ТР хакимияте 175 нче гимназия укучыларын җәй көне ял итәргә җибәрү мөмкинлеген карый

Татарстан хакимияте Казанның 175 нче гимназиясе укучылары өчен җәйге ял оештыру мөмкинлеген карый. Бу хакта бүген журналистларга Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов хәбәр итте.

«Җәйге ял укучылар өчен оештырылачак. Моны республика хакимияте планнаштыра. Төрле вариантлар карала. Хәзер ата-аналар җыелышы уза, анда безнең бурыч — диалогка чыгу, ата-аналарның теләкләрен белү. Әгәр дә әти-әниләр ял итәргә, шул исәптән диңгезгә китәргә теләсәләр, бу мөмкинлек биреләчәк «, — дип сөйләде ул ММЧ вәкилләренә.

11 майда унтугыз яшьлек егет 175 нче гимназиядә атыш оештырган. Нәтиҗәдә тугыз кеше үлгән — җиде бала һәм ике укытучы, тагын 23 кеше хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү