Төзелешнең нечкәлекләре һәм корылманың атамасы турында әйтелми.
Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Россия Президенты Владимир Путин 19 май көнне атом энергетикасы өлкәсендә Россия-Кытай корылмасын төзи башлау тантанасында онлайн-форматта катнашачак. Бу хакта Кытай Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Хуа Чуньин хәбәр иткән. Шул ук вакытта ул төзелешнең нечкәлекләре һәм корылманың исеме турында әйтмәгән.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елның 7 мартында Пекинда “Росатом” һәм Кытай атом корпорациясе Тяньвань АЭСының җиденче, сигезенче блокларын төзү буенча контрактка кул куйган иде. Быел март аенда “Росатом” башлыгы Алексей Лихачев “Россия-24” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Тяньвань АЭСының җиденче блогына тәүге бетон салуның планлаштырылуы турында белдерде.