«Мизгел эчендә ике йорт янып көлгә әйләнде»

Кичә Балтачның 8 март урамы 9 һәм 13 йортлары бер мизгелдә көлгә әйләнә. Иң беренче булып утны каршы як күршеләре 85 яшьлек Люция Курамшина күреп ала.

– Мин ятып кына торам. Ул чакта телевизор карый идем. Кинәт күзем тәрәзәгә төште. Карасам, Марсельләр яна. Каушап киттем. Тизрәк янгын сүндерүчеләргә түгел, полициягә шалтыратканмын. Янабыз, 8 март урамы яна дидем. Бераз вакыт узгач, ут икенче күршемнең түбәсенә күчте. Алар янарга тотынды. Җилнең тизлеге зур. Шуннан соң үзем өчен курка башладым, – дип сөйли Люция апа. – Озак та үтмәде минем янга оныгым һәм социаль хезмәткәрем килде. Алар мине ташламады, Ходай саклады. Икенче күршеләрнең йорты да тиз янды. Безгә күчә башлаган иде. Кешеләр килеп ярдәм итте. Су сибеп тордылар.
Люция апа күршесе Марсельнең тәне 70 процент пешүен әйтә. Аның хәле авыр, комада икән. Өстәвенә, хроник авыруы бар, ди. Икенче күршеләренең Балтачка Чаллыдан күчеп кайтуына ике ел гына булган икән. Ике өлкән яшьтәге ханым бу йортны ипотекага алганнар. Аларның да каралты-куралары, өйләре бөтенләй янып бетә. Шөкер, үзләренә зыян килми.

– Күз алдында әле дә янгын тора. Бигрәк көчле булды ул. Бүген дә тынычлана алмыйм, – ди Люция апа.
Янгында зыян күрүчеләргә район хакимияте һәм миһербанлы авылдашлары ярдәм итәчәк икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү