Авыл хатын-кызларына белем бирү чарасы уздырыла

Татарстанның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 19-20 майда «Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» дигән белем бирү чарасы уздыра. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Аграр яшьләр берләшмәсе уздыра торган чарада яше 35тән артмаган кызлар һәм яшь хатын-кызлар катнаша.

Ике көн дәвамында авылда яшәүче хатын-кызларга сәламәтлек, талантлар, буш вакытны оештыру, мәшгульлек, лидерлык, балаларны тәрбияләүшулай ук мәгариф һәм мәгълүмат алу буенча  фикер алышу булачак.

Уку кысаларында катнашучылар авыл территорияләрендә яшәүче хатын-кызларның социаль имин булмавын һәм хатын-кызларга карата көч куллануны кисәтү һәм хатын-кызларның авыл җирендә иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуын киңәйтү буенча күнекмәләрне үстерә һәм белемнәрен арттыра алалар.


Фикер өстәү