Метан белән агуланып 10 эшче үлгән, 8е хастаханәгә озатылган

Ростов өлкәсенең Неклиновский районы Дмитриадовка бистәсендә чистарткыч корылмада эшләүче 10 кешенең метан белән агуланып гомере өзелгән. Бу хакта РБК хәбәр итте.

Хәзерге вакытта коллекторда тагын берничә кеше бар дип фаразлана. Сигез эшчене хастаханәгә озатканнар, аларның бишесенең хәле авыр дип бәяләнә.


Фикер өстәү