Роспотребнадзор идарәсеннән Татарстан пляжларын ачуга рөхсәт юк әле. Бу хакта ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдергән. “Ял максатында файдаланылучы барлык су объектлары санитария кагыйдәләренә туры килү-килмәүгә белешмәләр алырга тиеш. Без инде апрель аенда ук муниципаль берәмлекләр башлыкларына белешмәне ничек алырга кирәклеген аңлатып хатлар җибәрдек”, – дигән ул.
“Роспотребнадзор” мәгълүматларына караганда, 14 комлык ачу планлаштырыла. Аерым алганда, Казанда биш пляжны – “Локомотив”, “Нижнее Заречье”, “Комсомольский”, Глубоко” һәм Зур Аккош күлләре пляжларын. Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Минзәлә, Болгар һәм Чистайда – 6, Кама Тамагы, Спас һәм Балык Бистәсе районнарында – 3 ял урынын ачу күздә тотыла. Әмма Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, бүгенгә әле бер генә комлыкка да санитария-эпидемиологик белешмә бирелмәгән.
Роспотребнадзор идарәсе 1 июньнән елга-күлләр ярындагы ял итү урыннарында су һәм ком сыйфатын күзәтүне башлап җибәрә. “Республикада яшәүчеләргә шуны әйтәсебез килә: коену өчен кулай вакыт түгел әле. Комлыкларның санитария-эпидемиологик белешмәләре юк икән, димәк, әле алар тиешенчә оештырылмаган”, – ди республика баш санитар табибы урынбасары.