«Әгәр кеше бурычларга, кредитларга баткан икән, аңа корбан чалмаса да ярый»

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизион комиссия рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин аңлатуынча, беренче чиратта, корбанлык сарыгы бөтен яктан сәламәт булырга тиеш. Иң асыл шарты менә шул. Икенчедән, сарык бер яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш.

– Әйе, бу вакытта күбрәк акча эшләп калырга теләүче эшмәкәрләр дә арта. Ләкин, икенче яктан, корбан чалам дип, иң арзанлы сарык эзләп йөрүчеләр дә бар. ә андый малның ниндидер кимчелеге була. Шуңа күрә корбан чалырга теләүченең матди хәле яхшы булырга тиеш. Әгәр кеше бурычларга, кредитларга баткан, башка матди проблемалары бар икән, аның өстеннән корбан чалу төшә. Андый мөмкинлеге булмаган кеше корбан чалучылардан күчтәнәч алырга хаклы, – дип аңлатты Рөстәм хәзрәт.
Моннан тыш, хәзрәт әйтүенчә, корбанлык буларак ат чалынырга тиеш түгел.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән корбан чалырга яраган хайваннарны чалып күрсәтте. Алар арасында ат та, ишәк тә юк. Шуңа күрә без дә ат чалмыйбыз, — диде ул.
Хәзрәт әйтүенчә, Пәйгамбәребез сыер, дөя, сарык, кәҗә, сыер кебек хайваннарны чалган.

Зөһрә Садыйкова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү