Шушы көннәрдә Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә Рифкать Габдрахман улы һәм Зоя Ильинична үзләренең никахларын теркәгән. Бу хакта җирле басма хәбәр итте.
Өлкән яшьтә булуларына карамастан (кияүгә 84, кәләшкә 71 яшь), яшь пар «21.05.21» дигән матур һәм могҗизалы дата, һичшиксез, аларга гаилә бәхете китерер, дип ышана.