Татарстанда 14 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу хәл бүген шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсендә булган.

Автокаладан агентлыкның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткәнчә, кыз җиденче каттан йортта урнашкан кибет түбәсенә егылган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә.

Хәбәрче сүзләренә караганда, хәзер бу хәлнең төрле фаразлары карала.

«Фаразлар төрле, күп. Кемдер аның селфи ясаганын, шул чакта артка чигенүен һәм егылып төшүен әйтә», – дип хәбәр итте Валентин Кулагин.


Фикер өстәү