Рөстәм Миңнеханов «Йорт янында эш» проекты белән танышты

 Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре барышында «Преттль-НК» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Йорт янында эш» проекты белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект төрле шартлар буенча сәнәгать зонасына эшкә йөри алмаган шәһәр халкын эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Яшь әниләр, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен торак йортлар белән янәшә кабель-жгут продукциясе җитештерү мәйданчыклары ачыла, аларны эшләргә кул хезмәте кирәк.

Бүгенге көндә шәһәрдә ике цех эшли, аларда йөзгә якын эш урыны булдырылган. Рөстәм Миңнеханов Гагарин урамы, 34А адресы буенча урнашкан цехның берсен карады, әзер продукция белән танышты һәм хезмәткәрләр белән аралашты.

Анда эшләү өчен кирәкле шартлар тудырылган, барлык хезмәткәрләр дә шәхси саклау чаралары белән тәэмин ителгән.

Рөстәм Миңнеханов проектның гамәлгә ашырылуын уңай бәяләде һәм аның алга таба үсешен хуплады. Киләчәктә шундый ук мәйданчыклар шәһәрнең башка микрорайоннарында да, шул исәптән бер мәктәп базасында да ачылачак.


Фикер өстәү