Дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдиме каралачак

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, игълан ителә калса, дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы тәкъдимне карарга әзер. Бу хакта, министр Антон Котяков сүзләренә сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Министрлыкта социаль партнерларыбызның теләсә кайсы тәкъдиме карала. Социаль партнер ниндидер тәкъдим белән чыга икән, аны без берничек тә инкарь итә алмыйбыз”, – дип белдергән министр.

Котяков тәкъдимгә карата шәхси фикерен әйтмәгән. Шул ук вакытта җитәкче, инициативаны карарга әзер булу турындагы сүзләр министрлыкның аның белән килешәчәген аңлатмый әле, дип искәрткән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, hh.ru тикшеренүләр хезмәте эш бирүчеләрдән дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдименә карата фикерен сораштырган. Нибары 9 проценты гына якын киләчәктә моның мөмкин булу ихтималын, 77 проценты дүрт көнлек эш атнасын күз алдына да китерә алмауларын әйткән.


Фикер өстәү