Владимир Путин: “Мәҗбүри вакцинацияләүне кертергә ярамый”

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинацияләүне кертергә ярамый. Аның әйтүенчә, бу – максатка ярашлы түгел.

Президент фикеренчә, кешеләр мөстәкыйль рәвештә прививка ясату зарурилыгын аңларга тиеш. “Үз фикеремне тагын бер кат белдерәсем килә. Минемчә, мәҗбүри төстә вакцинацияләүне кертергә ярамый. Гражданнар үзләре үк бу зарурилыкны аңларга тиеш. Прививка ясатылмаган очракта, бик җитди кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә кагыла бу, – дигән Путин икътисади мәсьәләләр буенча уздырылган киңәшмәдә. – Кешеләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итәсем килә: зинһар, бик әйбәтләп уйлагыз”.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев дәүләт мәнфәгатьләрендә яки халыкны саклау өчен вакцинация мәҗбүригә әйләнергә мөмкин, дип белдергән иде.

25 май көнне Хөкүмәт Дәүләт Думасына табиблар һәм укытучыларны коронавирустан мәҗбүри вакцинацияләү турында закон проектын керткән. Моннан тыш Якутия хакимияте җирле халыкны мәҗбүри төстә массакүләм вакцинацияләү зарурилыгы турында белдергән.


Фикер өстәү